Бишсубашы авылында гомер кичерүче кадерле кешебез - әниебез Фәйрүзә Кираметдин кызы Шәрипованың 1 июльдә гомер бәйрәме - 70 яшьлек юбилее.
Әнкәем, күз нурым! Бүген сиңа 70 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман да яшь. Безнең өчен син - дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә куанып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә башлый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан ямьлерәк тоела.
Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әниебез, без сине барлык балаларың гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларың, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр.
Көчле бит син, әнкәй, түзем җанлы,
Мәрхәмәтле, изге күңелле.
Безгә биргән яшәү көче өчен
Ходай олыласын үзеңне.
Тик бер генә безгә яшәү язган,
Тик бер генә яшәү мизгеле.
Без бәхетле булыр идек, әнкәй,
Яши алсак синең шикелле.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың исеменнән кызың Айсылу, киявең Фазылҗан, оныгың Айнур.
Нет комментариев