Бура-Киртә авылында гомер итүче хөрмәтле укытучыбыз Хамис Сәүбән улы Нигъмәтуллинга 14 декабрьдә 50 яшь тулды.

Мәгариф өлкәсендә күпьеллык тырыш хезмәт куйган, тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк булган, авылдашларының зур ихтирамын казанган Хамис Сәүбәновичны күркәм юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Бөтен гомерегезне, көчегезне балаларга багышлаган зат буларак, сез эчкерсез, ихлас булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә! Сезгә бездән бер генә теләк – саулык, ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларыгызның һәм якыннарыгызның игелек-шәфкатен күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Тынычлык булсын күңелегездә,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе Сезнең йөрәгегездә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Тигез барсын, озын булсын тормыш,
Бәхет елгалары мул аксын!
Хөрмәт белән Кадер мәктәбе коллективы.
Нет комментариев