Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Бура-Киртә авылында гомер итүче педагогик хезмәт ветераны Зөлфия Шәмсетдин кызы Вәлиуллинага бу көннәрдә 70 яшь тулды.

04 сентября 2020, 08:25

822

0

0

Мәгариф өлкәсендә күпьеллык тырыш хезмәт куйган, тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк булган, авылдашларының зур ихтирамын яулаган Зөлфия Шәмсетдиновнаны  юбилее белән ихлас йөрәктән котлыйбыз. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр,  яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын Сезгә. Бар көчегезне балаларга белем бирүгә багышлаган гүзәл зат буларак, эчкерсез, ихлас, ягымлы булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген тоеп, шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын .
Дөньядагы һәрбер  яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә мул гына.
Без телибез  Сезгә   ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән  юл гына.
Бәйрәмегезнең матур   хатирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез Сезне чын  күңелдән,
Барыбыз да бергә  җыелып.
Ихтирам белән Кадер мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев