Бура-Киртә авылында туып үсеп, бүгенге көндә Түбән Биш авылында яшәүче хөрмәтле коллегабыз Рузилә Хөснулла кызы Галәлиеваның 16 июньдә олы бәйрәме – 50 яшьлек юбилее булды.

Хөрмәтле хезмәттәшебез Рузилә Хөснулловна, Сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син җир йөзендә иң мәрхәмәтле һөнәрне сайлагансың һәм менә 20 елга якын яшьлектә сайлаган һөнәреңә тугры булып эшлисең. Күп еллар бакчабызда эшләп, үзеңнең кешелекле, тәвәккәл, үҗәт, һәрбер эшкә җиң сызганып алынучы, акыллы хатын-кыз итеп күрсәттең. Алны-ялны белмичә сабыйлар белән эшлисең, аларны үз балаларыңдай якын күрәсең. Синең кебек бала җанлы кешеләр генә гомер буе тәрбияче булып эшли аладыр ул. Син бик күп балаларның күңеленә тәрбия һәм белем орлык-лары чәчкән, аларның уңышларына куанган зирәк, сабыр, итагатьле ханым. Киләчәк буын язмышы өчен һәрчак борчылып яшиң. Шуның өстенә син киң күңелле, эчкерсез, сабыр табигатьле кеше. Эшеңне дә һәрвакыт җиренә җиткереп, таләпчәнлек күрсәтеп башкарасың. Ирешкән уңышларыңның бәрәкәтен, куанычын күрергә язсын, дөньялар тыныч, имин булсын. Алга таба да якыннарыңның күңел җылысын тоеп, җаваплы эшеңдә җан тынычлыгы белән армый-талмый хезмәт итәргә насыйп булсын. Саулык дигән байлык берәүдән дә артмый. Без дә сиңа исәнлек-саулык, тән сихәте, рух ныклыгы, олы бәхетләр, хезмәт уңышлары телибез.
Бу юбилей әле тик бер баскыч
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга!
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек белән
Килеп торсын алда көткәне!
Иң изге теләкләр белән Гөлнара, Зөлфия, Гөлнара, Алсу. Безнең теләкләргә барлык әти-әниләр дә
кушыла.
Нет комментариев