Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Бура-Киртә авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә гомер итүче кадерле кешебез Заһир Фәхрулла улы Әхмәтшинның 11 апрельдә туган көне - 80 яшьлек күркәм юбилее.

09 апреля 2021, 08:08

1040

0

1

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа күңелдәге теләкләрне, рәхмәт хисләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек ярдәмчел, миһербанлы кеше  бик сирәктер ул. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы белән, балаларың, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез. Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын. Шулай  бер-берегезгә куаныч, терәк булып, балаларның, оныкларның игелеген күреп, сау-сәламәт булып, тигезлектә гомер итәргә язсын! 
80 яшь - ул әле картлык түгел,
Ак бәсләр кунса да чәчләргә.
Аллаһ безгә гомер бүләк иткән,
Иман белән кирәк яшәргә.
Оныт әле сагышларны,
Елмай әле күбрәк.
Бирелмә төшенкелеккә -
Бездән сиңа шул теләк.
Әле тагын бик күп еллар,
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син әле безгә бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мөслимә, балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев