Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Чыбыклы авылы почта элемтәсе бүлеге башлыгы Венера Мулланур кызы Мөфтиевага 3 апрельдә 50 яшь тула.

02 апреля 2021, 08:08

861

0

1

Хөрмәтле хезмәттәшебез, сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Матур тормыш юлы узасың син, гаиләң сокланырлык, тәрбияле балалар үстердегез. Күп еллар  бер-беребезне аңлап, матур итеп эшлибез. Тормыш иптәшең Рәсмил белән үз бәхетегезне үз көчегез белән төзеп, гаилә учагыгызның җылысын балаларыгыз, туганнарыгыз белән бүлешеп яшисез. Син олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер. Туган көнеңдә сиңа хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Һәрвакыт бүгенгедәй шат, көләч йөзле, киң күңелле булып кал. Балаларыгызның хөрмәтен, куанычын күреп, алга таба да тигез канат белән матур гомер кичерегез. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын. Сиңа  ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыңның күңел жылысын тоеп, бары игелекләрен күреп, тигез бәхетле озын гомер кичерүеңне  телибез.
Бу юбилей  әле тагын бер
                                     баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм
                                уңышлар
Юлдаш булсын бик күп 
                                    елларга.
Телибез без сиңа олы бәхет,
Сөенечләрнең 
                      иң татлысын,
Сәламәтлекнең 
                          иң ныклысын,
Тормышның мул, тулы,
                              затлысын!
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең Фаилә, Рәйханә. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев