Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Чыбыклы авылында гомер итүче кадерле әтиебез, бабабыз Габделхак Гыйлемхан улы Гыйльфановка 15 мартта 90 яшь тула. Аны шушы күркәм бәйрәме белән тәбрикләп, иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

13 марта 2020, 09:28

360

0

0

Әтиебез! Сугыш чоры балаларының һәрберсе кебек үк, кечкенәдән тормыш авырлыкларын күреп үскәнсең син. Бик яшьли эшкә җигелгәнсең. Гомерең буе авыр тармакта – авыл хуҗалыгында хезмәт куйдың.  Хезмәт елларыңны авылда тракторчы булып эшләп, намус белән үттең. Гомереңдә язмыш сынаулары да күп булды,  авырлыкларга тез чүкмичә яши белдең. Йортыбызда да ышанычлы терәк-таяныч, чын хуҗа булдың.  Сиңа ныклы сәламәтлек, иман байлыгы, шатлыкка күмелгән якты көннәр телибез. Без синдәге ихтыяр көченә, рух ныклыгына сокланабыз. Бүгенге көндә син безгә зур терәк, синең алтынга тиң киңәшләрең дә, үзең дә бик кирәксең. Киләчәктә дә, йортыбызның сүнмәс нуры булып, без - балаларыңны, онык һәм оныкчыкларыңны сөендереп яшә әле.
Әтиле йорт – ныклы нигез,
Әти булу – зур терәк.
Әтиебез, сәламәт бул,
Син барыбызга кирәк.
Уфтанма син гомер уза диеп,
Еллар бер дә бушка узмаган.
Еллар үтә торсын әкрен генә,
Сүрелмәсен генә дәрт-дәрман!
Иң изге теләкләр белән улың Вильнюс-киленең Таһирә, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев