Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Чыбыклы авылында гомер кичерүче Ләүхиҗә Мифтахетдин кызы Кәлимуллинага 28 ноябрьдә 80 яшь тулды.

30 ноября 2018, 08:44

850

0

0

Әлеге күркәм бәйрәме уңаеннан газиз кешебезгә иң матур теләкләребезне җиткерәбез.
Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Безнең өчен син - дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кешебез, яшәү чыганагы, өебезнең кояшы. Кайчан кайтып керсәк тә, пешергән тәмле ризыкларың белән каршы аласың, һәрвакытта да өстәлебез мул, табыннарыбыз түгәрәк булды. Без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, үзеңнең барлыгың белән безне куандырып, әтиебез белән бергә сайрашып, оныкларың, туганнарыңның күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәт күреп яшәргә язсын. Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, киләчәк һәр көнең бәхет алып килсен, өебезнең уты беркайчан да сүнмәсен!
Изге теләкләрдән, назлы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Әни бит ул өйнең җылысы,
Әти - дөнья терәге.
Әни белән әти бергә булса,
Тыныч була бала йөрәге.
60 ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,
Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен.
Балам, диеп, күз нурларын жәлләмичә,
Кайткан саен назлап сөйгән өчен!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең         
Сахиулла, улың Марат, кызларың Мәрвәния, Фәридә, киленең Раушания, киявең Әнфәс, оныкларың, оныкчыкларың. Безнең теләкләргә барлык туганнарың, кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев