Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Чыбыклы авылында гомер кичерүче Миңненур Сабирҗан кызы Рәфыйковага 1 февральдә 80 яшь тулды.

01 февраля 2018, 16:12

1118

0

0

Чыбыклы  авылында гомер кичерүче Миңненур Сабирҗан кызы Рәфыйковага  1  февральдә  80 яшь тулды.

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән олы юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар  белән  бүлешеп яши  беләсең  син.              45 яшеңнән тол калып, өч улыңны үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттың. Син гади һәм матур яшәдең, синең тормыш юлың күпләр өчен сокланырлык. Кадерлебез, сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.
80 яшь ул әле картлык түгел,
Ак бәсләр кунса да чәчләргә.
Аллаһ безгә гомер бүләк иткән,
Кадерләрен белеп яшәргә.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син безгә һәрчак кирәк,
Син безгә ныклы терәк!  
Иң изге теләкләр белән  улларың Фәйзенур, Мирзанур, Әнфәс, киленнәрең Фиразия, Альмира, Фәридә, оныкларың, оныкчыкларың. 25.
*   *   *
Зәй шәһәрендә яшәүче Алмаз Фәйзерахман улы Гафуровка 3 февральдә 50 яшь тула.
Кадерле абыебыз, сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын, Ходай сәламәтлек бирсен сиңа. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Тормыш иптәшең белән бергә тигез яшәп, балаларның бәхетен, шатлыгын күрергә язсын.
Исән-сау бул, Ходай сиңа
Гомер бирсен, бирсен сабырлык.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Ә бәхетең булсын гомерлек.
Бәхет таңы көлеп каршыласын,
Шат елмайсын һәрчак йөзләрең.
Кадерлебез булып мәңге шулай
Иминлектә үтсен көннәрең.
Иң изге теләкләр белән әниең, туганнарың Илнур, Алсу, Искәндәр, Илюзә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев