Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Чыбыклы авылында гомер кичерүче Рәсимә Исмәгыйль кызы Әхмәтҗановага 15 октябрьдә 80 яшь тулды.

15 октября 2020, 12:56

555

0

0

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, өзелеп яратуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кадерлебез. Йортыбызны балкытып, күңелләргә сүрелмәс нур сибеп яшәвең – безнең өчен иң олы бәхет. Гомерең буе  балаларым дип яшәдең,  авыр эшләрдә хезмәт куйдың, зарланмадың, сыктанмадың, сабыр булдың.  Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы бирсен, туар таңнарың аяз һәм имин булсын. Җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып, озын-озак гомер кичер.
Озын тормыш юлы үттең, әни,
Киртәләр дә булды юлыңда.
Сыгылмадың, әни, горур булдың,
Җиңеп чыктың бит син барын да.
Кояш кебек якты нур өләшеп,
Син бит безне назлап яшисең.
Олы җанлы, киң күңелле үзең,
Фәрештәгә тиңләр кеше син.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев