Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Чыбыклы авылында күркәм гаиләсе белән гомер кичерүче кадерле апам Гөлсинә Кәлимулла кызы Сәлимовага 55 яшь тула.

14 сентября 2018, 14:48

742

0

0

Чыбыклы авылында күркәм гаиләсе белән гомер кичерүче кадерле апам Гөлсинә Кәлимулла кызы Сәлимовага  55 яшь тула.   
Йомшак, киң күңелле, ярдәмчел, минем өчен өзелеп торучы  Гөлсинә апам! Сине матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйм. Кечкенәдән үк без синең белән бик дус, тату яшибез. Әз генә күрешми торсак, бер-беребезне сагынышып очрашабыз, ә күрешкәч, сөйләшеп туймыйбыз. Апам, сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим. Тормыш иптәшең, җизнәбез Альфред белән авылыбызның үрнәк гаиләсе булып, бер-берегезне аңлашып-санлашып,  гомерегез ахырынача тату  яшәгез. Улларыгызны да тәрбияле, инсафлы итеп үстердегез, алар сезгә киләчәктә дә кайгы-хәсрәт китермичә, сезнең горурлыгыгыз булып тормыш итсеннәр. Киленнәр, оныклар куанычлар гына бүләк итсен.  
Әнием кебек якын, Гөлсинә апам,
Ягымлы йөз, йомшак сүзле син!
Кечкенәдән синең назың тоеп,
Җылылыгың тоеп үстем мин!
Юбилеең котлы булсын, апам,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.
Сиңа һәрвакыт иң яхшы теләкләрдә торучы энең Илсур Вәлиуллин.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев