Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Чыбыклы авылында туып үсеп, бүгенге көндә дә шунда күркәм гомер итүче Вильнюс Габделхак улы Гыйльфановның 11 сентябрьдә туган көне.

11 сентября 2019, 13:36

525

0

0

Без аны барлык балалары, оныклары гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез Таһирә белән бер уй-теләктә булып,  хәерле, тыныч тормышта гомер ит!
Рәхмәт, әткәй. Бу дөньяда
Булганың өчен рәхмәт.
Безне саклап-яклап торган
Кулларың өчен рәхмәт.
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен.
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык бирсен.
Көн дә бәйрәм булмаса да,
Көннәрең бәйрәм булсын.
Теләгебездән дә уң син,
Үзебездән дә уң син.
Изге теләкләр белән улы Илдар, килене Ләйсән, кызы Гүзәл, кияве Илдар, Илдар, оныклары Әминә, Әмирхан, Нияз, Сәлим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев