Чыбыклы авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Нурсинә Самат кызы Гомәровага 15 декабрьдә 55 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең киңәшчебез дә, авыр вакытларда ярдәм кулы сузучыбыз да, таянычыбыз да, терәгебез дә. Син безнең өчен җирдәге йолдыз кебек: йөзең һәрчак нурлы, ягымлы, мөлаем. Тырыш, сабыр, мәрхәмәтле ана, гаилә учагын җылытучы кояш та син. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың, оныкларыңның игелекләрен күреп, әтиебез белән тигезлектә бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Елларга баш бирмичә, имин яшәргә, бергә-бергә тату гомер кичерергә язсын безгә.
Елап түгел, көлеп тугансыңдыр,
Йөзләреңдә кояш елмая.
Синдәйләр үзгә бер ямь өсти
Балкып торган нурлы дөньяга.
Кояштай якты, чәчәктәй матур,
Болындай киң күңелең.
Фәрештәләр саклап йөртсен,
Озын булсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, оныкларың. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Шулай ук ноябрь аенда безнең кадерле кешеләребез – әти-әниләребезнең кавышып яши башлауларына 30 ел тулды. Кадерлеләребез! Сез безгә изгелек, татулык, тырышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булып торасыз. Алга таба да пар канатлар булып, шатлык-кайгыларны бергә уртаклашып, туган йортыбызда бергә җыелып, шатлык-сөенечләр белән генә күрешеп, балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның күңел җылысын тоеп яшәргә язсын.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Нет комментариев