Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче апалы-сеңелле туганнарым Фирая Рәис кызы Миннекәевага 22 апрельдә – 55 яшь, Рузия Рәис кызы Гадершинага 2 майда 50 яшь тула.

20 апреля 2018, 08:45

880

0

0

Чыбыклы авылында яшәүче  апалы-сеңелле туганнарым Фирая Рәис кызы Миннекәевага 22 апрельдә – 55 яшь, Рузия Рәис кызы Гадершинага 2 майда   50 яшь тула.

Кадерле сеңелләрем, сезне чын күңелемнән матур юбилейларыгыз белән котлыйм. Агач - яфрагы белән, кеше кылган гамәлләре белән матур. Сез гомер сукмагыннан кыю адымнар белән атлап, тормышыгызны изге гамәлләр белән бизәп яшисез. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйм. Балаларыгыз, оныкларыгызның бары шатлыклы хәбәрләрен генә ишетеп, аларның уңышларына куанып, туганнарыгызның җан җылысын тоеп, һәрвакыт үзегезнең кирәклеге, кадерле икәнегезне тоеп яшәгез. Һәр мизгел сезгә шатлык кына алып килсен. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләрнең дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын. Сезнең йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы булсын.
Таң нурлары булып йортыгызга
Ак бәхетләр генә сибелсен.
Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен.
Кайгы белмәгез, кыенлыклар күрмәгез,
 Аяз булсын килер көннәрегез.
Яныгызда һәрчак ярыгыз булсын,
Балаларыгыз - тормыш гөлләрегез.
Иң изге теләкләр белән Лилия апагыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев