Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче Әбүзәр Галәлетдин улы Биккининга 12 сентябрьдә 60 яшь тула.

10 сентября 2021, 08:00

528

0

1

Чыбыклы авылында яшәүче Әбүзәр Галәлетдин улы Биккининга 12 сентябрьдә 60 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Без балаларыгызны аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән күп сынаулар үтәргә туры килгәндер сезгә. Безне кадерләп үстергәнең, гаделлеккә өйрәткәнең, әтиләрчә кайгыртканың өчен зур рәхмәт сиңа. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була беләсең. Бүген балаларыбызга да ягымлы дәү әти, бабай син. Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балалар, оныклар игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәсәгез иде.
Әти! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә.
Бәхет агачы син безнең өчен,
Сыгыла күрмә искән җилләрдә.
Бергә барыйк иңне-иңгә куеп,
Шатлык тулы якты көннәргә.
Сау-сәламәт булып озак яшә
Якыннарың белән гел бергә.
Күңел җылың белән яшәү дәртең
Сүрелмәсен гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән кызларың Регина, Римма, Резеда, кияүләрең, оныкларың.
Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев