Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче Җәүдәт Сәгыйдулла улы Гатауллинны чын күңелебездән матур юбилее белән котлыйбыз.

06 марта 2020, 08:42

381

0

0

Олы йөрәкле, киң күңелле,  ярдәмчел, сабыр холыклы син,  туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балаларың бәхетенә сөенеп яши беләсең. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенге тигез тормышыгызның аумас терәге булып яшәвеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыгызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын. Киләчәктә дә тормыш иптәшең белән  бер-берегезгә терәк-таяныч булып, газиз балаларыгызны тигез тормышта үстереп,  аларга, оныкларга  куанып, туганнарның җан җылысын тоеп, бергә-бергә  озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Гел кояшлы, киң һәм якты булсын
Синең узар гомер юлларың.
Алда сине якты өмет булып,
Бәхет көтсен сузып кулларын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән сеңлең Нурания – киявең Айрат, балалар Айзат, Илназ, Рифат. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев