Чыбыклы авылында яшәүче Фаилә Мөҗип кызы Миннекәевага 6 майда 50 яшь тула.
Кадерле хезмәттәшебез, күркәм юбилеең уңаеннан сиңа иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Шәйхенур белән үз бәхетегезне үз көчегез белән төзеп, гаилә учагыгызның җылысын балаларыгыз, туганнарыгыз белән бүлешеп яшисез. Гаиләгез дә матур, йортыгыз кунакчыл. Сине авылдашларың да хөрмәт итәләр, әби-бабайлар Фаиләбез исән генә булсын дип телиләр, сине кадерле кунак кебек көтеп торалар. Киләчәктә дә бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын. Йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч булсын. Сиңа бәхетле озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Тигезлектә, муллыкта балаларыгызның, якыннарыгызның игелекләрен күреп яшәгез. Гомерең озын, тыныч, кайгы-хәсрәтсез булсын. Киң күңелең мәңге картаюны белмәсен, киләчәктә дә рухи күтәренкелек юлдаш булсын. Тормыштан ямь табып, гел елмаеп, һәр туар көнгә сөенеп яшә.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Иң изге теләкләр белән
хезмәттәшләрең Венера, Рәйханә.
Нет комментариев