Чыбыклы авылында яшәүче гаилә дустыбыз Роберт Фатыйх улы Хәмидуллинны чын күңелебездән 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Хөрмәтле Роберт, һәркемгә ярдәмчел, гаҗәеп сабыр, киң күңелле кеше син. Тормыш иптәшең Фәния белән балаларыңа да үрнәк тәрбия бирдегез, тормыш юлында да тигез, матур итеп гомер кичерәсез. Гаиләгезнең төпле хуҗасы, Фәнияңә яхшы тормыш иптәше, балаларыңа үрнәк әти син. Киләчәктә дә исән-сау булып, балаларыгыз, оныкларыгыз белән йортыгыз тулып, гөрләп торсын иде. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычларга бай көннәр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, бары игелекләрен күреп, Фәния белән тигез бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Бу юбилей әле тагын бер баскыч
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Иң изге теләкләр белән гаилә дусларың Разия һәм Назиф Рамазановлар.
Нет комментариев