Чыбыклы авылында яшәүче газиз әниебез, кадерле әбиебез Нурия Хәбибулла кызы Хәбибуллинага 6 мартта 80 яшь тула.
Кадерлебез, син чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Күпләр сок-ланырлык тормыш юлы үттең. Әтиебез белән бергәләп без – өч улыгызны гадел, тәрбияле итеп үстердегез. Кызганыч, әтиебезнең гомере кыска булды, 42 яшеңдә тол калып, безне олы тормыш юлына озату синең ялгызың башыңа төште. Әмма син беркайчан да зарланмадың, тормышны төптән җигелеп тарттың. Һаман да без - балаларың, оныкларың өчен борчылып яшисең, акыллы киңәшләрең белән ярдәм итәсең. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әниебез. Дистәләрне дистәләргә кушып, гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләсең. Киләчәктә дә балалар бәхетенә куанып, безне сөендереп, җан тынычлыгы белән, саулыкта һәм иминлектә, йортыбызның яме булып озак гомер ит. Әниебез, сине Халыкара хатын-кызлар көне белән дә котлыйбыз.
Әле һаман без дип яшисең син, әни,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, синең өчен
Нинди игелекләр кылсак та.
Без телибез сиңа бәхет- шатлык,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү –
Бәхет бит ул безнең өчен дә.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев