Чыбыклы авылында яшәүче Гөлия Кәлимулла кызы Сәлимгәрәевага 22 гыйнварда 60 яшь тула.
Чыбыклы авылында яшәүче Гөлия Кәлимулла кызы Сәлимгәрәевага 22 гыйнварда 60 яшь тула.
Кадерле апам, сине чын күңелемнән олы юбилеең белән котлыйм. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын. Җизни белән тигезлектә, балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетең мул булсын, киләчәгең үткәннән дә матур булсын. Кайгы-борчу сезнең йортны читләтеп узсын, тормыш касәң бәхет белән тулып торсын.
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Бәхеттә дә, шатлыкта да кеше,
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән энең Илсур
Нет комментариев