Чыбыклы авылында яшәүче Гөлнара Галиулла кызы Биккининага 15 майда 55 яшь тула.
Чыбыклы авылында яшәүче Гөлнара Галиулла кызы Биккининага 15 майда 55 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Йортыбызның яме, киң куңелле, тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Тыныч холкың, сабыр, оптимист рухлы булуың белән күпләргә үрнәк син. Озак еллар авылның балалар бакчасында тәрбияче булып эшлисең. Күтәренке кәефең, тәмле телең белән никадәр балаларны тәрбияләдең, эшеңнән ямь һәм тәм табып, хезмәтеңдә мактанылып эшләвеңне дәвам итәсең. Күпме ата-ананың рәхмәтле карашы, мактау сүзләре, мәрхәмәтле олы йөрәгеңә сыйгандыр. Әтиебез белән тигезлектә, бәрәкәтле имин тормышта, бер-берегезне саклап, яклап сәламәтлектә гомер итәргә язсын!
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч hәм шатлык биргән сүзләреңә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Иң изге теләкләр белән кызларың
Регина, Римма, Резедә, кияүләрең, оныкларың.
Безнең котлауларга әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев