Чыбыклы авылында яшәүче Гөлнур Нуретдин кызы Галиевага 4 гыйнварда 55 яшь тула.
Кадерле кызыбыз, туганыбыз! Сине чын күңелебездән матур бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз. Син һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел, уңган-булган, тыйнак. Булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яши беләсең. Нинди генә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карадың. Синең күңелеңнән игелек, нур, миһербанлылык бөркелеп тора. Авырлыклар, сынау-лар алдында каушап калмавың сокландыра. Һәр туар көнгә, елның һәр фасылына куанып, туганнарың, якыннарыңның игътибарын, җан җылысын тоеп, озын-озак яшәргә язсын.Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Балаларың, оныкларыңның бары шатлыклы хәбәрләрен ишетеп, аларның уңышларына куанып, һәрвакыт үзеңнең кирәклегең, кадерле икәнеңне тоеп яшә, һәр мизгел сиңа шатлык кына алып килсен. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.
55 яшь ул гомер чиге түгел,
Әле алда – таңнар, офыклар.
Алда көтә әле зур планнар,
Үстерәсе нәни оныклар.
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең, туганнарың.
Нет комментариев