Чыбыклы авылында яшәүче Гүзәлия Кәлимулла кызы Баһаветдиновага 11 мартта 50 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез, сине чын күңелебездән матур гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Безнең өчен син дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше, өебезнең нуры, тормышыбызның яме, яшәү шатлыгы. Син тырышлыгың белән башкаларга үрнәк, гадел, мәрхәмәтле, ярдәмчел, уңган хуҗабикә, яраткан тормыш иптәше, сөекле әни. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, таң җилләренең назлысын, чиксез шатлыклар телибез. Эшеңдә уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Хыял-өметләрең аклансын, уй-теләкләрең кабул булсын, һәр яңа көн бары тик сөенечле хәбәрләр генә алып килсен. Бер-беребезгә терәк, ышаныч булып, балалар бәхетенә сөенеп, муллыкта, имин тормышта яшәргә насыйп булсын.
Син бар чакта, безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен әле көчең.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барысын сыйдыручы олы йөрәк.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Альберт, кызың Лилия, улың Ильяс. Безнең теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев