Чыбыклы авылында яшәүче кадерле кодагые-быз Фирая Рәис кызы Миннекәеваны чын күңелебездән гомер бәйрәме – күркәм юбилее белән котлыйбыз.

Син якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуың белән барыбызны да үзеңә тартып торасың. Беркайчан да сагыш-моңга бирешмисең, тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Кешене ярты сүздән аңлау, хәленә керү, гадилек, эчкерсезлек - сине бизәүче асыл сыйфатлар. Шундый гади, эчкерсез, киң күңелле булганың өчен рәхмәт сиңа. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Алдагы көннәреңдә дә бары бәхеттә-куанычта, сихәтлектә, кодабыз Мулланур белән балаларыгыз һәм оныкларыгызның игелеген күреп, туганнарыгызның җан җылысын тоеп, тигез, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвегезне телибез. Таңнарның алсуы, тормышның матуры, шатлыклысы, куанычлысы әле алда көтсен сине.
Котлы булсын туган көнең,
Күңелеңдә өмет сүнмәсен.
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Шат елмайган нурлы йөзеңнән,
Өмет чаткылары сүнмәсен.
Бу юбилей әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Иң изге теләкләр белән кодаң Фәтхелгаян, кодагыең Заһидә. Безнең теләкләргә балаларыгыз, оныкларыгыз да кушыла.
Нет комментариев