Чыбыклы авылында яшәүче хөрмәтле тәрбияче Гөлнара Галиулла кызы Биккининага 15 майда 55 яшь тула.
Чыбыклы авылында яшәүче хөрмәтле тәрбиячебез Гөлнара Галиулла кызы Биккининага 15 майда 55 яшь тула.
Мәгариф өлкәсендә күпъеллык тырыш хезмәт куйган, тормышы, яшәү рәвеше белән авылдашларының зур ихтирамын казанган Гөлнара Галиулловнаны юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз. Бөтен гомерегезне, көчегезне балалар бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак, эчкерсез, ягымлы булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып калыгыз. Сезгә бездән бер генә теләк – саулык, ә тән сихәтлеге – озын гомер, шатлык, бәхет һәм илаһи нур тамчысы ул. Киләчәктә тормыш иптәшегез Әбүзәр абый белән пар канатлар булып, балаларыгыз һәм оныкларыгызның игелеген, шәфкатен күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән,
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән.
Һич кичекми чынга ашсын,
Безнең күркәм теләкләр!
Хөрмәт белән Чыбыклы балалар бакчасы коллективы.
Нет комментариев