Чыбыклы авылында яшәүче Җәмилә Фатыйх кызы Мөхәммәтҗановага 16 октябрьдә 50 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, күңел түрендәге иң кайнар, иң изге хисләр, иң матур теләкләр аша сине олы бәйрәмең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Син – өебезнең нуры, күңелебез яктылыгы, тормышыбыз яме. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син – ышанычлы гомер юлдашы, кадерле әни, сөекле әби. Сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, бетмәс егәрлек телибез. Киләчәктә дә бергәләшеп, бәла-каза күрмичә, сау-сәламәт булып, яңадан-яңа шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы белән, туганнарың янында, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тазалыкта-байлыкта озын-озак итеп, бәхетле гомер кичерергә язсын. Алга таба да ышанычлы терәгебез, зирәк киңәшчебез булып яшә, кадерле кешебез. Өстәлең һәрвакыт мул, җаның тыныч, күңелең күтәренке булсын. Әтиебез белән бәхетле, озын гомер кичерегез.
Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен.
Булсын ул илле, тулсын ул илле,
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен,
Җырлап каршы ал тагын иллене!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Дамир, балаларың Гөлнар, Илназ, Миләүшә, киявең Динар, оныгың Данияр. Безнең теләкләргә кода-кодагыең, барлык туганнарың да кушыла.
Нет комментариев