Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче Мөнәвәрә Сабирҗан кызы Алмакаевага 4 мартта 90 яшь тула.

02 марта 2018, 11:37

861

0

0

Чыбыклы  авылында яшәүче Мөнәвәрә Сабирҗан кызы Алмакаевага 4 мартта  90 яшь тула.

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. Озын гомер юлыңда газиз башкайларың ниләр генә кичермәгән, авырлыкларның ачысын-төчесен күргәнсең. Аңа карамастан, нык булгансың, сынмагансың-сыгылмагансың. Безне, балаларыңны, кеше итеп, олы тормышка бастырдың. Син гади һәм матур яшәдең, синең тормыш һәм хезмәт юлың күпләр өчен сокланырлык. Без - барлык балаларың, оныкларың синнән үрнәк алып яшибез. Кадерлебез, сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Синнән тирә-юньгә кояштай нур бөркелеп тора, безнең күңелләргә ямь өстәп, үзеңнең барлыгың белән куандырып яшә әле.
Бәхет таңы көлеп каршыласын,
Шат елмайсын һәрчак йөзләрең.
Кадерлебез булып мәңге шулай
Иминлектә үтсен көннәрең.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син безгә һәрчак кирәк,
Син безгә ныклы терәк!  
Иң изге теләкләр белән кызларың Миңнурый, Мөршидә, Мәдинә, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән киленең Лилия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев