Чыбыклы авылында яшәүче Нәкыя Риян кызы Дәүләтшинаның 29 мартта 60 яшьлек юбилее.
Кадерле, газиз әниебез! Җир йөзендә әнидән дә якын, рәхимле, олы җанлы зат юктыр. Син гомер буе гаиләм, балаларым, дип өзелеп яшисең. Вакытсыз сыңар канатлы булып калдың - әтиебезне югалттык. Шуңа карамастан, тормышта нинди авырлыклар очраса да, түздең, безгә сиздермәскә тырыштың, безне гадел, сабыр булырга өйрәттең, ике балаңны хезмәт сөючән итеп үстереп, тырыш итеп яшәргә, башкаларга үрнәк булырлык булсын өчен күпме көч куйдың.
Кадерле, сөекле әниебез, әбиебез! Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз! Кадерлебез, сиңа бездән бер генә теләк - саулык, ә тән сихәтлеге ул - озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларың һәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәргә язсын.
Син - иң газиз кеше безгә,
Син - яшәү чыганагы.
Синнән дә сабыр әниләр
Бармы икән җирдә тагын!
Өебезнең кояшы син,
Һәркемгә җитә җылың.
Исән-имин, сау-сәламәт,
Җырла син тормыш җырын.
Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Иң изге теләкләр белән кызларың Алсу, Альбина, кияүләрең Фәрит, Марат һәм оныкларың.
Нет комментариев