Чыбыклы авылында яшәүче Нуретдин Садри улы Минһаҗевка 2 февральдә 85 яшь тула.
Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син туган җиреңә тугры, авылдашлар арасында абруй казанган кеше. Гомерең буе туган авылыңда комбайнчы-механизатор булып эшләп, районда алдынгылар рәтендә булдың, исемең һәрчак мактаулы булды, намуслы хезмәтең белән төрле бүләкләргә лаек булдың. 85 яшең тулганда да күңелең яшь әле синең. Тормыш юлың сокланырлык, матур. Әниебез белән без - балаларыгызны җылы ояда, җил-яңгыр тидермичә үстердегез, хезмәтне сөяргә, тормыш киртәләрен узарга өйрәттегез. Бер-берегезне ярты сүздән аңлап, тату, матур, тырыш гаилә булып яшәвегезгә без генә түгел, авылдашлар да соклана, үрнәк итеп куялар сезне. 60 ел бергә гомер итеп, күпме авырлыклар, сынаулар аша узып та, күңел халәтегез үзгәрмәгән. Киләчәктә дә йортыбызга җылы нур бирүчебез булып, өмет-ышанычыбызны аклаучыбыз булып яшәгез. Рәхмәт сиңа, әти, мәрхәмәтле олы йөрәгеңә, рәхмәт һәрчак балкып торган йөзләреңә, алтындай киңәшләреңә. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә сезгә карата мәрхәмәтле булсын, исәнлек-саулык, тигезлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, балалар һәм оныклар игелеге бирсен.
Әтиле йорт – иң бәхетле нигез,
Шаулап ачыла аның капкасы.
Ихатасы нурлы, табыны мул,
Бәхет белән балкый як-ягы.
Син бит безнең өчен җылы кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, картаюны белмә,
Иң кадерле, газиз кешебез!
Иң изге теләкләр белән балаларың Фәннүр-Мөнирә, Гөлнур, Илдар-Тәслия, оныкларың, оныкчыкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев