Чыбыклы авылында яшәүче Равил Рафаил улы Нәгыймуллинның 3 мартта юбилее.

Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, мул тормышта без-гаиләң белән чөкердәшеп,бәхет-шатлыкларга төренеп, балаларыңның һәм оныгыңның күңел җылысын тоеп, аларның игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.
Сөеклебез, безнең өчен
Изгенең изгесе син.
Бәхетләрне чагылдырган
Вөҗданның көзгесе син.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Һәрвакытта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә.
Безнең белән бик күп еллар
Сөеп-сөелеп яшә.
Сине яратып тормыш иптәшең, балаларың, оныгың. Бу теләкләргә әниең
һәм туганнарың да кушыла.
Нет комментариев