Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче Риян Гарифҗан улы Фәйрушинга 15 мартта 90 яшь тула.

13 марта 2020, 09:29

419

0

0

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлап, сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле картлык телибез. Көннәребезгә шатлык өстәп, төпле киңәшләреңне биреп, безнең шатлыкларга сөенеп, әниебез белән исәнлек-саулыкта әле тагын озак еллар бергә яшәргә язсын. Балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, өебезнең нурын сүндермичә, җылысын саклап имин яшәвегезне телибез. Барысы өчен зур рәхмәт сиңа. Без сине бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Тормышыбыз матур һәм түгәрәк,
Көннәр якты, нурлы син барда.
Безнең өчен синнән кадерлерәк,
Беркем дә юк, әти, дөньяда!
Зәңгәр күктә кояш мәңге балкыр,
Кошлар сайрар, очар күбәләк.
Теләгебез: имин-тыныч тормыш сиңа,
Тигез яшә әни белән бергәләп.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, улың-киленең, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев