Чыбыклы авылында яшәүче Рәзилә Мөнзил кызы Баймөхәммәтовага 7 июньдә 55 яшь тулды.
Кадерле кызым, кыз туганыбыз, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Синең әле акыл, зиһен туплап, күңел байлыгыңны башкалар белән уртаклашып яши торган гүзәл чорың. Син моңа лаеклы килдең. Тормыш иптәшең Рәдиф белән бер ул, бер кыз үстереп, тормышта үз урыннарын табарга, максат-хыялларын чынга ашырырга булыштыгыз, башлы-күзле иттегез. Сез әле дә аларга терәк, киңәшче, яшәү чыганагы. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, гаилә иминлеге телибез. Сәламәт бул, гел шулай матур яшә! Тигез канатың каерылмасын, Рәдиф белән тигез гомер итегез, балаларыгыз, оныкларыгызның куанычын күреп, аларның уңышларына шатланып, озын-озак яшәргә язсын. Таңнарның алсуы, тормышның матуры, шатлыклысы, куанычлысы әле алда көтеп торсын үзеңне!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Без – туганнар. Безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап
Атлыйк бергә гомер үренә.
Иң изге теләкләр белән әниең, энең Айрат,
абыең Фазыл гаиләләре.
Нет комментариев