Чыбыклы авылында яшәүче Сабирҗан Газимҗан улы Рәхимовның 1 сентябрьдә туган көне, ә Илүсә Минзал кызының 10 сентябрьдә - 55 яшьлек юбилее.
Кадерлеләребез, сезне гомер бәйрәмнәрегез белән чын күңелдән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы белән, балаларыгыз һәм якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез.
Киләчәк матур, күркәм булсын,
Очрамасын сезгә киртәләр.
Ак бәхетләр генә алып килсен
Киләчәктә туар иртәләр,
Матур тормыш белән яшисез сез -
Нәтиҗәсе мәгълүм hәркемгә.
Бәхет белән саулык-сәламәтлек
Ходай бирсен сезгә hәр көндә!
Иң изге теләкләр белән улыгыз Фәрвәз, кызыгыз Язилә, киявегез Данил, оныгыгыз Кәрим.Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев