Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче Шәйхенур Камил улы Миннкәевка 12 гыйнварда 50 яшь тула.

12 января 2018, 10:03

1088

0

0

Чыбыклы  авылында яшәүче Шәйхенур Камил улы Миннкәевка 12 гыйнварда 50 яшь тула.

Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Тормышны төптән җигелеп тарткан көчле ир асылы син. Без синең янәшәңдә, меңьяшәр имәннәргә ышыклангандай,  имин, тыныч гомер кичерәбез. Син – безнең олы терәгебез, таянычыбыз. Синдәй әти булу – олы бәхет, шатлык ул. Алдагы гомер юлыңда кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның игелеген күреп, озын-озак яшәвеңне телибез. Сау-сәламәт булып, әниебезгә ныклы тормыш иптәше, якыннарыңа таяныч булып, балалар бәхетенә куанып яшәргә язсын иде. Гаиләбез имин булсын. Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фаилә, улларың Илназ, Нияз, кызың Энҗе, Ләйсән. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев