Чыбыклы авылында яшәүче Тәслия Миннегәрәй кызы Мингазовага 16 февральдә 50 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, туганыбыз, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Ходай сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Сиңа язларның ләйсән яңгырлысын, җәйләрнең кояшлысын, көзләрнең мул ризыклысын, кышларның ак карлысын телибез. Киләчәктә дә һәр туар таңга куанып, әтиебез белән гаилә иминлегендә, пар канатлы булып, туганнарның җан җылысын тоеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Зәңгәр күктә кояш мәңге балкыр,
Кошлар сайрар, очар күбәләк.
Теләгебез: тыныч тормыш сиңа,
Озак яшик әле бергәләп.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың.
Нет комментариев