Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Чыбыклы авылында яшәүче туганыбыз Люзирә Рәис кызы Габидуллинага 14 мартта 55 яшь тула.

13 марта 2020, 09:26

344

0

0

Кадерле туганыбыз! Сине чын күңелдән матур бәйрәмең - юбилеең белән котлыйбыз. Син һәрчак ачык йөзле, ярдәмчел, уңган-булган, тыйнак. Булганына шөкер итеп, хезмәттән тәм табып, кешеләрне, тормышны яратып яшисең. Син тырыш, гади, сабыр, ярдәмчел, кешелекле булуың  белән безгә үрнәк. Кайгыларны да, шатлыкларны да бүлешүче синең кебек туганың булу - безнең өчен зур бәхет ул. Киләчәктә дә озак еллар исәнлектә-саулыкта, туганнар белән бергә-бергә яшәргә насыйп булсын. Балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, Рәйхәт белән озын гомер кичерүегезне телибез. Әле күп еллар назлы хатын, бәхетле әни, яраткан әби булып гомер итәргә язсын.
Син булганга без дә бик бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетледер,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Кешелекле, сабыр, түземле син,
Мәрхәмәтле, дуска-туганга.
Туганнарың сине хөрмәт итә,
Киң күңелле кеше булганга.
Иң изге теләкләр белән Миннекәевлар, Гадершиннар һәм Әхмәтҗановлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев