Чыбыклы авылында гомер итүче, безнең өчен кадерле булган апабыз, киленебез Фәния Мөнәвир кызы Хәмидуллина 25 сентябрь көнне 60 яшен тутыра.

Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 60 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә якты дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез! Роберт абыебыз белән тигез, тыныч тормышта балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның игелеген, кадер-хөрмәтен, яратуын тоеп озын -озак яшәргә насыйп булсын! Һәрвакытта безгә терәк, ярдәмче, саклаучы-яклаучы булганың өчен чиксез рәхмәт Сиңа!
60 яшең тулсын,
Күңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал Син.
Авыруны белми яшә,
Бул һаман үз көчеңдә.
Сине исән-имин күрү
Бәхет безнең өчен дә.
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән Резедә-Раил,
Ландыш-Радик, Зөлфәт, Ильдар-Ландыш гаиләләре.
Бу теләкләргә әтиебез Шәфыйк та кушыла.
Нет комментариев