Чыбыклы авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле әтиебез, тормыш иптәшем Габденур Зиннур улы Дәүләтшинга 23 октябрьдә 65 яшь тула.

Кадерлебез, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлап, нинди генә матур сүзләр әйтсәк тә, аз булыр кебек. Син гаиләбезнең тоткасы, җаннарга җылылык, өебезгә ямь биреп торучы, шөкер итеп яши белүче, балалар, оныклар дип ихластан куанып, барыбызны да кайгыртып яшәүче. Хәстәрле дә син, олы йөрәкле дә. Тормыш мәшәкатьләре, авырлыклар алдында баш имичә, төшенкелеккә бирелмичә, нык-лы адымнар белән атлап яши беләсең. Тормышның һәр мизгеленнән ямь табып яшәвең, туганнарыңны-якыннарыңны хөрмәт итүең, олысына-кечесенә ярдәмгә әзер торуың үзе үк соклану уята. Алга таба да әниебез белән бергәләп, балаларыгызның уңышларына куанып, әле күп еллар исән-имин булып, безне сөендереп, сәламәтлек белән яшәвеңне телибез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа. Һәр көнең шатлыкта үтсен, безне – балаларыңны, оныкларыңны сөендереп, каршы алып һәм озатып калырга язсын үзеңә.
Син булганга тормышыбыз матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Җирдә кояш кирәк булган кебек,
Син дә безгә шулай бик кирәк.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зәлия,
балаларың Ләйсән-Альфред, Гөлназ-Павел,
оныкларың Самира, Диләрә, Булат һәм Родион.
Нет комментариев