Дүрт-Мунча авылында гомер итүче Азат Ахунҗан улы Исрафиловка 17 апрельдә 50 яшь тула.
Газиз әтиебез, кадерле кешебез, сине матур юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Гаиләдә һәрчак уңган ир, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы, яраткан әти син. Сиңа җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып, әниебез белән тигезлектә, балаларыгызның куанычын күреп, мул тормышта яшәвегезне телибез.
50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем, димә яшьнең түренә,
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән балаларың, киявең. Безнең теләкләргә әниебез, әбиебез, кода-кодагыйлар, барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев