Дүрт-Мунча авылында гомер итүче Газизә Шәймөхәммәт кызы Ситдыйкованың 20 декабрьдә 80 яшьлек юбилее.
Дүрт-Мунча авылында гомер итүче кадерле әнкәебез Газизә Шәймөхәммәт кызы Ситдыйкованың 20 декабрьдә 80 яшьлек юбилее.
Без - өч балага әткәебез Тәкъсин белән әнкәебез корган матур тормышта, аларның ныклы таянычын, йөрәк җылыларын тоеп үсәргә насыйп булды. Хәзерге көндә әнкәебез - шушы тормышның ныклы тоткасы. Ул бүгенге көндә безне - өч баласын, җиде оныгын, ун оныкчыгын җылы, якты, мул ризыклы йортыбызда һәрчак көтеп, шатланып каршы ала.
Безнең кадерлебез! Синең сабырлык, киң күңеллелек, уңганлык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларың балаларга, оныкларга күчә. Тормышны чын күнелдән сөючән, булганына шөкер итеп яшәүче, кечкенә генә сөенечне дә зур итеп кабул итүче Әнкәебез! Әле озак еллар синең янга ашкынып кайтырга, көләч йөзеңне күреп куанырга, тәмле ризыкларыңны татырга, оныкларына әле озак еллар "әби" диеп эндәшергә, безгә әле "бала" булып калырга насыйп булсын. Тагын күп еллар, ныклы сәламәтлектә якыннарыңның назын тоеп яшәргә язсын сиңа.
Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып булып кайтсын үзеңә!
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән оныклар һәм оныкчыкларың, кода-кодагыйлар исеменнән
кызың Хәния, киявең Мөдәррис,
улың Радик, киленең Тәкыя,
кызың Эльмира, киявең Айдар
Нет комментариев