Дүрт-Мунча авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Фәндүс Габделханнан улы Уразмановны 55 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз!

Кадерлебез! Гаилә нигезебезнең тоткасы да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да син безнең. Синең эшчән, ныклы, көчле канатыңа сыенып яшәвебез белән без бик бәхетле. Үз-үзеңне аямый, гаиләм диеп, балаларым, оныкларым, диеп тырышуың тормышыбызга ышаныч, өмет, ямь бирә. Тыныч холкың, кешелекле булуың белән бүген гомереңнең алтын баскычына күтәрелдең. 55 яшенә төпле акыл һәм зирәклек туплаучы кешеләр күптер. Ә син безнең 25 яшьтә дә, 35тә дә, 45 яшьтә дә шундый ук акыллы, зирәк, үрнәк гаилә башлыгы булдың. Безнең өчен яшәвең, барлыгың өчен мең рәхмәт сиңа. Алдагы көндә дә тормышыбыз бөтен, түгәрәк, ышык булып, тигезлектә, сәламәт булып, балалар, оныклар игелегенә куанып, хәерле, озын гомер кичерсәк иде. Бәхетебез һәрчак бүгенгедәй булса иде.
Җирдә яшәү бәхет түгелмени -
Исәнлегең булса җитәрлек!
Оныкларың инде үсеп килә,
Исәпләсәң, исең китәрлек!
Дөньяларда яшәү - зур бәхет ул!
Кадерләрен белеп яшәсәк.
Тормыш ваклыгыннан өстен булып,
Шөкер итеп гомер кичерсәк!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Раушания, балаларың Илдус-Регина, Айсылу-Игорь, оныкларың Данис, Дәринә, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев