Дүрт-Мунча авылында гомер кичерүче Георгий Фомич белән Фәрхенур Гыймран кызы Смирновларның бергә гаилә корып яши башлауларына 17 октябрьдә 60 ел була.
Дүрт-Мунча авылында гомер кичерүче әтиебез Георгий Фомич белән әниебез Фәрхенур Гыймран кызы Смирновларның бергә гаилә корып яши башлауларына 17 октябрьдә 60 ел була.
Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелебездән шушы олы бәйрәмегез - бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Сезнең гомер сикәлтәле юллар аша уза, сез - сугыш чоры балалары, үз гомерегездә бер тапкыр да әти сүзен әйтеп карамаган сугыш ятимнәре, ләкин сез үз юлыгызны табып, аны башкаларга да үрнәк булырлык итеп узгансыз. Бар көчегезне биреп, туган җиргә тугры булып гомер иттегез. Сезнең өчен эшнең авыры, җиңеле булмады, кайда гына эшләсәгез дә, намус белән, булдырам диеп эшләдегез, шуңа да авылдашлар арасында абруегыз зур.
Кадерлеләребез, сезгә ныклы сәламәтлек, озын тигез-парлы гомер, имин көннәр, шатлыклы мизгелләр, бәхетле-матур картлык, җан тынычлыгы телибез. Балалар, оныклар игелеген күреп, бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, саулык белән гомер итегез. Киләчәктә дә туган йортыбызның утын сүндермичә, озын-озак еллар бергә матур гомер итәргә язсын.
Алда сезне матур картлык көтсен,
Гел шатланып язсын яшәргә.
Без бәхетле, һәрчак таянырлык,
Кадерлеләребез, сез булганга.
Сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрми
Гомер көзен тыныч каршылагыз.
Рәхмәт әйтеп, газизләребез,
Сезнең алда башны иябез.
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз Люция, Венера, кияүләрегез, онык-оныкчыкларыгыз.
Нет комментариев