Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Дүрт-Мунча авылында яшәүче Илзирә Санановна Арсланованың 15 сентябрьдә күркәм гомер бәйрәме — 55 яшьлек юбилее.

16 сентября 2021, 08:00

709

0

0

Дүрт-Мунча авылында яшәүче Илзирә Санановна Арсланованың 15 сентябрьдә күркәм гомер бәйрәме — 55 яшьлек юбилее.

Дүрт-Мунча авылында яшәүче кадерле кешебез Илзирә Санановна Арсланованың 15 сентябрьдә күркәм гомер бәйрәме — 55 яшьлек юбилее.
Без аны ике “5”ле куелган бу матур бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбы! Сөеклебез, син ышанычлы тормыш иптәше, балаларыңның яраткан әнкәсе, оныкларыбызның яраткан әбисе.
Тормыш иткәндә сикәлтәле юллар аша да үтәргә туры килә, тик син үзеңнең гаилә учагын сүндермичә, кирәк чакта сабыр, кирәк чакта кырыс та була белеп, йортыбызның нурын саклап яши беләсең. Алгы көннәрдә сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Рәхмәт сиңа кадерлебез, булганың өчен! Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәше,
балалары, оныклары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев