Дүрт-Мунча авылында яшәүче Татьяна Ефимовна Трофимовага 16 февральдә 80 яшь тула.
Яраткан, газиз, кадерле түтиебез, сине зур, шатлыклы бәйрәмең - юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Түти, сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, тән сихәтлеге, күңел күтәренкелеге, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет телибез.
Котлы булсын, түти, туган көнең,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Безнең өчен һәрчак кадерле син,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Матур тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән тутаң балалары Лидия-Радик, Галина-Газинур, Александр-Клара, Андрей-Гөлчәчәк, Кузьма һәм аларның балалары.
Нет комментариев