Котлаулар
Екатерина Петровна ГРИГОРЬЕВАГА 30 октябрьдә 55 яшь тула
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Екатерина Петровна ГРИГОРЬЕВАГА 30 октябрьдә 55 яшь тула.
Кадерле әниебез, тормыш иптәшем, әбиебез, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Бөтен кешене дә шатландырып ел да туган көннәр килеп тора. Ә синең бүгенге туган көнең бигрәк тә куанычлы. Хезмәт баскычының иң югарысына менеп билгә таяна, уңышларга куана торганы. Сиңа гомер буе тырышкан хезмәтеңнең әҗерен күрергә яз-сын. Син якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуың белән барыбызны да үзеңә тартып торасың. Тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Гел шундый гади, эчкерсез, киң күңелле булып кал. Синең йөзеңдә бәхет чат-кылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Алдагы көннәреңдә дә бары саулыкта, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, тигез тормышта, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвеңне телибез.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардай якты, гөлдәй гүзәл,
Синең белән өй ямьле.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Николай, балаларың Евгений-Вероника, Петр-Татьяна, Александр-Аделина, оныкларың Ярослава, Глеб, Настя, Игнат. Бу теләкләргә әниең, барлык туганнар да кушыла.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев