Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Федоровка авылында яшәүче Екатерина Харитоновна белән Иван Петрович Чулаковларның бергә гаилә корып яшәүләренә 16 февральдә 60 ел тула.

16 февраля 2018, 10:14

875

0

0

Федоровка  авылында яшәүче Екатерина Харитоновна белән Иван Петрович Чулаковларның  бергә гаилә корып яшәүләренә 16 февральдә 60 ел тула.

Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелдән бриллиант  туегыз белән котлыйбыз.  Без -  балаларыгызны җылы ояда, җил-яңгыр тидермичә үстердегез, хезмәтне сөяргә, тормыш киртәләрен узарга өйрәттегез. Бер-берегезне ярты сүздән аңлап, тату, матур яшәвегез белән безгә үрнәк сез. 60 ел вакыт үтеп, күпме авырлыклар, сынаулар аша узып та, күңел халәтегез үзгәрмәгән. Туган йортыбызга сагынып, очып кайтабыз. Монда безне ягымлы әниебез, күркәм холыклы, зирәк әтиебез каршылый. Киләчәктә дә якты маягыбыз булып, туган нигезебезнең уты озак янса иде. Сез булганда, без очар канатлы, шат күңелле, бәхетле булырбыз. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен.  Сезгә бәрәкәтле  тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
Сокланырлык гомер юлы үттегез,
Терәк булып безгә тормышта.
Безнең өчен янып яшисез сез,
Куанасыз һәрбер уңышка.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз  исеменнән Мария һәм Любовь.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев