Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Зиннур улы ӘШРӘПОВКА 6 ноябрьдә 50 яшь тула.

03 ноября 2017, 14:29

1296

0

0

Физик культура, спорт  һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Зиннур улы ӘШРӘПОВКА 6 ноябрьдә 50 яшь тула.

Хөрмәтле Илфат Зиннурович! Сезне чын күңелдән мәртәбәле бәйрәмегез - 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Сез гомерегезне мәгариф, спорт өлкәсенә багышлап, эшне оештыра белүегез, инициативалы, зирәк акыллы һәм га-дел җитәкче булуыгыз белән ихтирам-абруй казандыгыз. Спортчыларыбызның уңыш-казанышлары, аларның район, республика, ил спорт үсешенә керткән өлеше турында сөйләгәндә, дөрес юнәлеш бирүегез, киңәш-тәкъдимнәрегез, ярдәмгә килергә әзер, кешелекле булуыгыз, хезмәттәшләрегез фикеренә ихтирамлы булуыгыз өчен Сезгә рәхмәтлебез. Милләтҗанлы, көрәшҗанлы да Сез, күп еллар дәвамында “Аксар батырлары” призына узучы турнирны оештыруны башлап йөрүче дә Сез. Буыннар чылбыры өзелми: улларыгыз да - спортчы, көрәшчеләр. Юбилеегыз котлы булсын. Сезгә гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар, күңел көрлеге, ният-омтылышларыгызны баш-карып чыгарга җитәрлек сәламәтлек, рух ныклыгы телибез. Дәрт-дәрманыгыз кимемәсен, көч-егәрегез шулай ташып торсын. Алга куйган максатларыгызга ирешергә язсын! Зәйлеләрнең олы хөрмәтен һәм ышанычын тоеп, яшәргә һәм эшләргә язсын. Тирән хөрмәт белән спорт идарәсе һәм барлык балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре коллективлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев