Икебезгә ике әни: Берсе - Венера исемле, Икенчесе - Фәния. Мондый бәхетле тормыш Бик сирәкләргә тия.
Җиһанның бөтен гүзәллеген үзенә җыйган иң кадерле, газизләрдән - газиз әниләребез! Рух чишмәбез, күңелләребез кояшын тормыш җилләре какканда ышыкланыр, сыеныр учагыбыз сез. Тәмле ашларыгыз, якты йөзегез, безнең өчен янып-көеп яшәвегез өчен рәхмәт сезгә. Ходай биргән һәр көнгә куанып, шөкер итеп яши белүегез - безгә тормыш үрнәге. Янәшәбездә өзелеп торучы сездәй әниләребез булу белән без чиксез бәхетле. Безне чын кешеләр итеп тәрбияләп үстерүегез, гомер буе безне кайгыртып яшәвегез өчен мең рәхмәтләр яусын сезгә, әниләребез. Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезне иң зур байлык - саулыктан аермасын, өстәлләрегез мул, сыйлы, кунакчыл булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итегез.
Альбина һәм Илшат Әгъзамовлар гаиләсе.
Нет комментариев