Имәнлебаш авылында гомер итүче кадерледән-кадерле кешебез Нурфия Ризатдин кызы Яхинаның 22 февральдә 55 яшьлек юбилее.
Иң якын, иң газиз кешебез – әниебез, әбиебез! Сине чын күңелебездән матур бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч булсын. Ходай сине саулыктан аермасын. Сиңа язларның ләйсән яңгырлысын, җәйләрнең кояшлысын, көзләрнең мул ризыклысын, кышларның ак карлысын телибез. Киләчәктә дә һәр туар таңга куанып, саулыкта, бәрәкәтле, имин тормышта балаларыңның игелеген күреп, аларга куанып озын-озак яшәргә насыйп булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә, әни.
Февраль ае салкын буламЫни
Кояш кебек әни туганда!
Якты йөзең белән һәрвакытта
Безне сөеп каршы алганда.
Котлы булсын, әни, юбилеең,
Син бит безгә зур терәк.
Шулай матур гына сөенешеп,
Яшик әле һәрчак бергәләп.
Иң изге теләкләр белән балаларың Эльвир-Лилия, Алсу, оныкларың Азалия, Алмаз.
Нет комментариев