Имәнлебаш авылында гомер итүче сөекле әтиебез, яраткан бабабыз Миңнесаяз Хәлилрахман улы Хәбибрахмановның 9 мартта зур бәйрәме.

Газиз кешебез, кадерле әтиебез, 90 яшьлек юбилеең мөбарәк булсын! Олуг бәйрәмең, туган көнең белән ихлас күңелдән котлыйбыз! 90 ел эчендә, Ходай биргән гомереңдә, күпме авырлыклар аша узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың. Авылда балта остасы булып, күпме гаиләләргә ярдәм итеп, кешеләрне сөендердең. Вакытында мәчет, зиратларны карап, авыл халкының рәхмәтен алдың. Үзеңнең матур тавышың белән азан әйтеп, авыл халкын намазга чакырдың. Әтиебез, укыган догаларың, әйткән вәгазьләреңне тыңлаганда, күңелләр тынычлана. Безне, биш баланы, әниебез белән кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп аталарча кайгыртканың, гадел яшәргә, хәләл ашарга, кешеләргә ихтирам белән карарга өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Алдагы гомер юлларыңда шулай ук сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф, күңел тынычлыгы белән, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, аларның бәхетенә сөенеп, тыныч картлыкта, җан рәхәтендә яшәргә насыйп булсын.
Без әтиле йортта туып үстек,
Без әтиле йортка кайтабыз.
Җан җылысы көтеп торган өйгә
Дәшеп тора нурлы капкабыз.
Эш сөяргә синнән өйрәндек без,
Ут уйнатты, әткәй, кулларың.
Гөлләр белән үргән матур бизәк,
Әткәй, синең тормыш юлларың.
Туган якның кырларыдай иркен,
Әткәебез, синең күңелең.
Шатлык-куанычта һәм бәхеттә
Үтсен синең бөтен гомерең.
Җирдә иң кадерле кешебез син,
Сәламәт бул, әткәй, диябез.
Барлык изге теләкләрне теләп,
Рәхмәт әйтеп, башны иябез.
Иң изге теләкләр белән 5 балаң, киленнәрең, 10 оныгың, 6 оныкчыгың.
Нет комментариев